Безнең белән бергә дөнья елмая

2019 елның 12 августы, дүшәмбе
10 август көнне, физкультурачылар көнендә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта музей хезмәткәрләре "Елмаю һәм көлү - ул барыбыз өчен дә"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр.Башта балаларга саклык чаралары, терроризм һәм кискен хәлдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искәртелде. Уен программасы вакытында балалар икегә "Смешинки" һәм "Веселинка"командаларына бүленделәр. Алар рәхәтләнеп уеннар уйнадылар, күңелле табышмаклар, шаян мәкальләр чиштеләр. Чара ахырында балаларга бер-берсенә ешрак елмаюларын теләделәр һәм аларга татлы бүләкләр өләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International