Зәйдә халык җыеннарына старт бирелде

2019 елның 13 августы, сишәмбе
12 август көнне 4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә «35 квартал», «Воздвиженка», «Кармалка» микрорайоннарында гражданнар җыены булып узды. Микрорайонда яшәүчеләр алдында 2019 елның беренче яртыеллыгында Зәй шәһәренең социаль-икътисади үсеше турында район башлыгы Р.Г. Кәримов чыгыш ясады. 2019 елга шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү планнары белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Петров таныштырды. Зәй районы буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Фәсхетдинов бүлекнең 7 айлык эш нәтиҗәләре, шәһәрдә җинаятьчелек торышы турында сөйләде. Ул ата – аналарны балаларның интернет-берләшмәләрдә, социаль челтәрләрдә катнашуын контрольдә тотарга чакырды. Очрашу ахырында район башлыгы Разиф Кәримов халыкның сорауларына җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International