10 августта үзәк балалар китапханәсе “Балачак куркынычсызлыгы-2019”дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Җәйнең беренче көнендә старт алган акция актуальлеген югалтмый, чөнки көннәрен үзләренчә уздыручы балаларны юлда, сулыкларда, хәтта өйдә дә куркыныч сагаларга мөмкин. Гадәттән тыш хәлне булдырмау өчен һәрвакыт уяу булырга кирәк. Р.Фәрдиев исемендәге ял паркында оештырылган чарада катнашучы балаларга янгын очракларын булдырмау өчен нинди кагыйдәләр үтәргә, электр приборлары белән ничек эш итәргә, сулыкларда һәм юлларда үзеңне ничек тотарга икәнлеге тагын бер кат аңлатылды. Тиешле хезмәтләрнең телефон номерлары кабатланды. Әти-әниләргә мөһим кагыйдәләр язылган буклетлар таратылды. Соңыннан балалар куркынычсызлык темасын асфальтта ясаган рәсемнәрендә чагылдырдылар. Барлык катнашучыларга баллы бүләкләр тапшырылды.