Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә традицион "Ялчыгол укулары" үтте
2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чара быел районда җиденче мәртәбә оештырылды. Быел да ул Имәнлебаш авылында үтте. Конференциядә Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Диния нәзарәтеннән вәкил Айдар Кәрибуллин, якташыбыз Россия Федерациясе һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, КПФУ профессоры, академик Хатыйп Миңнегулов, татар телен һәм мәдәниятен үстерү буенча “Җыен” фонды рәисе, күренекле шагыйрь Разил Вәлиев, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев, шәһәр-район җитәкчелеге, имамнар, татар интеллигенциясе вәкилләре, мәгърифәтченең туганнары һ.б. катнашты. Татар дөньясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол - үзенең тормыш юлы белән генә дә гыйбрәтле шәхес. Ул Зәй төбәге өчен аеруча якын, кадерле. Ялчыгол заманында Әстерханда, Дагыстанда, Төркиядә укып, телләр өйрәнеп, Мәккәдә хаҗ кылып, аннан шактый юллар узып, Зәй елгасы буена кайтып төпләнә. Кече Сөндә, соңыннан Җирекле, Кызыл Чапчак, Мәлем авылларында балаларга белем биреп, халыкны агарта, табиблык итә, тарихны өйрәнә, китаплар яза. Килгән кунаклар башта Таҗетдин Ялчыголның каберен зират кылдылар, аның рухына Коръән аятьләре укып, дога калдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов кунакларны сәламләде һәм Ялчыголның эшчәнлеген тагын да өйрәнү,саклау, мирасын популярлаштыру кирәклеге турында чыгыш ясады. "Ялчыгол укулары" танылган татар дин галименең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның мирасын, хезмәтләрен өйрәнү, традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау да булып тора. Конференцияне башкарма комитет житәкчесе Илнар Хафизов алып барды.Ул бер-бер артлы сүзне мәртәбәле кунакларга һәм мәгърифәтче яшәгән төбәкләрдән килгән вәкилләргә бирде. Чыгыш ясаучылар Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлын төрле яклап яктырттылар һәм аның мәдәни һәм рухи мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген ассызыкладылар.Кунаклар шулай ук ачык һавада һәм мәдәният йорты фойесында оештырылган күп төрле күргәзмәләр белән таныштылар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз