Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Виктор Хрулевның “Мин янә сезнең белән” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды
2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе
13 сентябрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда гениаль пумала остасы - танылган рәссам Виктор Хрулев ТР Рәссамнар берлегенә керүенең 20 еллыгы уңаеннан “Мин янә сезнең белән” дип аталган шәхси күргәзмәсен оештырды. Бу көнне аның туган көне дә иде. Күргәзмәдә аның 27 картинасы урын алды. Рәссамның жанрлар диапазоны бик киң: пейзаж, натюрморт, портрет, композицияләр. Рәссам нинди генә жанрга мөрәҗәгать итсә дә, аның эшләре тирә-якны чагылдыруда төсләр диапозоны яктылыгы, матурлыгы белән аерылып тора. Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамның хезмәттәшләре, якыннары, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, укытучылар һәм укучылар коллективы, шәһәребезнең 1нче мәктәбенең 6 «А» сыйныфы укучылары килде. Алар арасында РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Мадияр Хаҗиев, Александр Черный, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әбүзәр Габдрахманов, Сергей Дмитриев, Равил Әхәтов, Фазыл Шиапов, танылган зәйлеләр Анатолий Ефименко, Магомет Морзагов, Роза Илалтдинова һ.б.лар бар иде. Бу көнне музей залы картиналар буенча фикер алышулар, көлешү, соклану-гаҗәпләнүдән гөрләп торды. «Энергетик» Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде. 10 сорауны үз эченә алган «Рәссам сере» уены катнашучыларны тагын да җанландырып җибәрде. Күргәзмәдә Васнецовның «Баһадирлар» дип исемләнгән картинасына натурщиклар сайлау һәм алардан композиция төзү иң якты кадрларның берсе булып тора. Чара барышында Виктор Хрулев нәни рәссамнар өчен мастер-класс оештырып, булачак эшен күрсәтте. Халык рәссамы Мадияр Хаҗиев чыгышында Зәйнең рәссамнарга бай булуын ассызыклады, Виктор Хрулёв белән Сергей Цыгановны танылган рәссамнар, шәһәр йөзе дип атады. Бу көнне рәссамга шактый бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирделәр, изге теләкләр теләделәр. Рәссам үзе дә туган як тарихын өйрәнү музеена Владимир Малаховның портретын бүләк итте. Владимир Сергеевич Малахов күренекле туган як тарихын өйрәнүче иде. Бу очраклы түгел, чөнки рәссам үзе дә туган якны өйрәнә, тарихи үткәнебезне рәсемнәрендә чагылдыра. Бу күргәзмәнең истәлекле финалы булды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2025 ел
Яшь хоккейчылар өчен «Нефтехимик» уенчыларыннан мастер-класс үткәрелде
21 апрель көнне «Яшьлек» боз сараенда Зәй хоккейчылары өчен мастер-класс үткәрелде.
21
апрель, 2025 ел
“Энже” балалар бакчасы территориясендә тәртип урнаштыру буенча эш башланды
“Энже” балалар бакчасы территориясендә тәртип урнаштыру буенча эш башланды.
Зәйдә СВОда катнашкан А.В. Даниловны соңгы юлга озаттылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә һәлак булган лейтенант Данилов Александр Викторовичны соңгы юлга озаттылар.
Егетләр һәм кызлар арасында киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды
19 апрельдә Нововоронеж шәһәрендә 12-13, 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды, анда Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 500 дән артык спортчы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз