Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Җиңүчеләрне бүләкләделәр
2019 елның 17 сентябре, сишәмбе
Бүген Зәйдә “ЭкоЯз- 2019” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов тапшырды. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнгән иде. "Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә – “Кояшкай” балалар бакчасы, "Иң яхшы мәктәп” номинациясендә – 6нчы мәктәп, “Иң яхшы гаилә” номинациясендә – Царегородцевлар гаиләсе, “Иң яхшы предприятие” номинациясендә “Зәй шикәре” АҖ җиңүче дип табылды. Конкурсның максаты Татарстан Республикасы халкын табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, муниципаль районнарда иҗтимагый экологик башлангычларны, актив гражданнарны ачыклау, халыкка экологик белем бирү, төбәктәге экологик проблемаларны чишү юлларын эзләүгә кызыксыну уяту, Татарстан Республикасының экологик хәрәкәтен оештыру, Татарстан Республикасы халкы арасында өмәләр һәм экологик юнәлештәге башка чаралар үткәрү буенча яңа традицияләр барлыкка килүгә ярдәм итүдән гыйбарәт. 2019 елда санитар икеайлык нәтиҗәләре буенча Зәй районы республикада 3нче урын алды. Бәйге шартлары буенча территорияләрне төзекләндерү, санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү, икенчел чималны җыю һәм башка шундый критерийларга игътибар ителде. Моның өчен район кече архитектура формалары булган балалар уен мәйданчыгы белән бүләкләнде. Ул Иске Зәй бистәсенең Яшьлек урамына куелды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз