Муниципаль район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев ачык тыңлауларны ачты һәм катнашучыларга Зәй муниципаль районы Уставы, Зәй муниципаль районында бюджет процессы турындагы, Зәй муниципаль районында халык алдында тыңлауларны (иҗтимагый фикер алышуларны) оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәләр һәм Зәй муниципаль районы башлыгы карары нигезендә, Зәй муниципаль районы Советының «2020 елга, 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү турында карар кабул ителүе турында хәбәр итте.