Муниципаль район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев ачык тыңлауларны ачты һәм катнашучыларга Зәй муниципаль районы Уставы, Зәй муниципаль районында бюджет процессы турындагы, Зәй муниципаль районында халык алдында тыңлауларны (иҗтимагый фикер алышуларны) оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәләр һәм Зәй муниципаль районы башлыгы карары нигезендә, Зәй муниципаль районы Советының «2020 елга, 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү турында карар кабул ителүе хакында хәбәр итте. Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы А.В. Пукаева чыгыш ясады. Ул биредә катнашучыларны Зәй муниципаль районы Советының «Зәй муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карары проекты белән таныштырды. Зәй муниципаль районы Советының " 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында» гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү барышында тәкъдимнәр булмады.