Бүген хакимият залында Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина, шәһәр һәм район Советы аппараты һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, территориаль органнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында «Зәй шәһәре Зәй муниципаль районының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карар проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Аннары Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары А. В. Пукаева «Зәй шәһәре Зәй муниципаль районының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карар проектын тәкъдим итте. Зәй шәһәре Зәй муниципаль районының «2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына Зәй шәһәре бюджеты турында» гы карар проекты Зәй муниципаль районы шәһәр Советы тарафыннан кабул итүгә тәкъдим ителә.