Зәйлеләр карате киокусинкай буенча Бөтенроссия турниры җиңүчеләре

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе
17 ноябрь көнне Казан шәһәрендә карате- киокусинкай буенча "Kazan Open" Бөтенроссия ачык турниры булып узды. Анда Россиянең 11 төбәгеннән 300 дән артык спортчы катнашты. Зәй шәһәрен тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре тәкъдим итте, алар югары спорт һәм хәрби рух күрсәтеп, Бөтенроссия турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Үз категорияләрендә беренче урыннарны Зеленин Максим, Бочкарев Герман, Сөләйманов Рамил, Төхвәтуллина Мәдинә, Агапова Эльвина яуладылар. Икенче урыннарны Бочкарев Виталий, Хөснетдинова Элина, Прохоров Николай яулады. Өченче урынны Баринов Иван алды. Җиңүгә омтылыш өчен махсус приз белән Павлов Даниил бүләкләнде, ул 4 нче урынны алды. Укучыларга киләчәктә дә спорт җиңүләре телик!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International