ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте зәйлеләргә май бәйрәмнәрендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга тәкъдим итә.

Яз җиткәч Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары да өйләрендә алдан әзерләнгән тартмаларга помидор һәм борыч орлыклары утырттылар.

"Күбәләк" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән табигать, кошлар,хайваннар турында әңгәмә үткәрелде.

«Урман әкияте» балалар бакчасының өлкән яшьтәге балалары чәчәк утырту өчен түтәл әзерләүдә бик теләп катнаштылар.

Бүгенге көндә район аграрийлары, бөртекле һәм силос, рапс кукурузыннан тыш, сабан һәм техник культуралар чәчүне төгәлләделәр.
Май җитте, көннәр җылытты, нихаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 градуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра.
Пенсия фондының Зәй районы һәм Зәй шәһәре идарәсе 3 яшькә кадәрге балалары булган яки ана капиталына ия булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә акча түли.

7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, төзелеш эшләренең барышы белән танышу максатыннан, «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт » -Гулькин автоюлын реконструкцияләү объектында,"Татнефтедор" ҖЧҖ автомобиль юллары идарәсе генераль подрядчы булган Тюгеевка -Гулькин" участогында булды.
9 май - безнең өчен иң әһәмиятле көннәрнең берсе. Бу бәйрәм һәр гаилә һәм һәр гражданин өчен мөһим, ул илебез гражданнарының барлык буын вәкилләрен берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International