1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бу Җиңү көне» бәйрәм программасы

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

9 май - безнең өчен иң әһәмиятле көннәрнең берсе. Бу бәйрәм һәр гаилә һәм һәр гражданин өчен мөһим, ул илебез гражданнарының барлык буын вәкилләрен берләштерә. Сугыш миллионлаган кеше гомерен алып китүенә карамастан, безнең халык бөтен дөньяга җиңелмәс рух һәм Ватанга мәхәббәт көчен, бөек батырлык һәм сугыш елларында, авыр сынауларда ныклык күрсәтте. Хөрмәтле шәһәр һәм районда яшәүчеләр! 9 май көнне Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган махсус онлайн-программа тәкъдим итәчәк: Зәй муниципаль районында туган, танылган мәдәният хезмәткәрләреннән видео котлау;  «Рио Рита» акциясе; «Без үзебезнең тарих белән горурланабыз» балалар онлайн концерты (балалар иҗат коллективларының иң яхшы чыгышлары);  «Тарих битләрен актарганда» ретро фотографияләр видео презентациясе;  «Солдат шинеле киемендәге җырлар» онлайн концерты»; бер минут тынлык. Бәйрәм программасы Instagramда @kultura_zainsk аккаунтында күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International