Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Галимнәр тәкъдим итә: бәрәңге утыртабыз
2020 елның 8 мае, җомга
Май җитте, көннәр җылытты, нихаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 градуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата. «Икенче икмәк» – бер дә туйдырмый торган бердәнбер ризыктыр, мөгаен. Аннан 2000ләп төрле ризык әзерләп була, дип әйтәләр. Әмма ничек соң мул уңышка ирешеп була? Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташевский бәрәңге плантацияләреннән югары уңыш алуның төп шартларын атый. Болар, беренчедән, уңай һава шартлары, икенчедән, технологик факторлар – туфрак һәм аны әзерләү, сортлы орлыклар, үскәндә аларны чүп үләннәрдән, корткычлардан һәм авырулардан яклау, аларны дөрес саклау. Һава торышы чытыклыкларыннан без котыла алмыйбыз. Эссе булганда, бәрәңгегә су сибә алабыз әле, ә тоташ яңгырлардан һәм боз сугудан сакланып кала алмыйбыз. Ә моның өчен без туфракны дөрес әзерли алабыз: ул уңдырышлы һәм яхшы казылган булырга тиеш. Утырта торган бәрәңге орлыклары алдан кояшлы һавада җылытылган булырга тиеш. Андый орлыклар яшелләнә, аларда вак бөреләр барлыкка килә. Әгәр бәрәңгене көрәк белән утыртсаң, рәтләрне бер-берсеннән 60-70 см ара калдырып ясарга кирәк. Аларны бер көрәк тирәнлегендә, күзләрен өскә каратып утырталар. Зенон Кортни, Регги, Самба, Зумба, Танго кебек сортлар тәкъдим итә. Ред, Скарлетт, Винета, Зекура, Удача, Роко сортларын да яратучылар күп. Һәр сортның үз характеристикасы бар. Берәүләргә югары крахмаллы, ярмалы бәрәңгеләр ошый, башкаларга – матур, түгәрәк, кечкенә күзле бәрәңге, аларны чистартырга җайлы, өченче берәүләргә – ак тышчалы, дүртенчеләргә – кызыл... Аларның барысын да Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Лаеш районы Олы Кабан авылы базасында селекционерлардан алырга мөмкин, тел.: (843)277-51-04, 89173954758. Бәрәңгене утырту – ул әле “икенче икмәк” уңышын булдыруның ярты юлы гына. Аны ничек булдырырга – бусы инде аерым статья. Әлегә бәрәңге орлыкларын колорадо кортына каршы эшкәртергә тәкъдим итәбез. Бакча үзәкләрендә препаратлар җитәрлек. Престиж һәм Актара кебек сыналганнарын кулланырга мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз