Мәйданчыкта түтәлләр әзерлибез

2020 елның 8 мае, җомга

«Урман әкияте» балалар бакчасының өлкән яшьтәге балалары чәчәк утырту өчен түтәл әзерләүдә бик теләп катнаштылар. Алар җирне тырма белән йомшарттылар, түтәл формасын ясадылар. Соңыннан тәрбияче җитәкчелегендә чәчәкләр утырттылар һәм аларга су сиптеләр. Эш барышында балалар үсемлекләрне карау кагыйдәләрен искә төшерделәр. Хәзәр аларның мәйданчыгында матур чәчәк түтәле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International