Балалы гаиләләр дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын алачак

2020 елның 8 мае, җомга

Пенсия фондының Зәй районы һәм Зәй шәһәре идарәсе 3 яшькә кадәрге балалары булган яки ана капиталына ия булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә акча түли. Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәл кискен булу сәбәпле, ана капиталына ия яки хокукы булган Россия гаиләләренә өстәмә финанс ярдәме күрсәтелә - агымдагы елның апреленнән июнь аена кадәр өч яшькә кадәрге һәр балага ай саен 5 мең сум күләмендә акча түләнә. Указ үз көченә кергәннән соң, нәкъ менә агымдагы елның 7 апреленнән башлап, Зәй районы һәм Зәй шәһәре Пенсия фонды идарәсе тарафыннан акча алуга дәгъва кылучыларның 990 гаризасы кабул ителгән, алар буенча инде карарлар кабул ителгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаризаларны карау вакыты күп факторларга, шул исәптән аны тутыруның дөреслегенә бәйле. Төрле сәбәпләр аркасында кабул ителгән барлык гаризалар да автомат рәвештә эшкәртелми, шуңа күрә «кулдан»өстәмә тикшерү таләп ителә. Иң киң таралган хата - банк счетының дөрес күрсәтелмәгән реквизитлары, яки әнисенеке урынына, әтисенең счеты күрсәтелгән. Шулай ук еш кына балаларның, әниләрнең, ЗАГС органнарыннан алынган акт язмаларының дөрес күрсәтелмәве ачыклана. Күпчелек очракта ир-атлардан гаризалар РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында әнинең шәхси кабинетында теркәлүе булмау сәбәпле килә. Әлеге түләү өчен гаризаны агымдагы елның 1 октябренә кадәр КФҮ аша яки РПФның электрон сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланып тапшырырга мөмкин. 5 мең сум акча алу өчен бер генә гариза бирергә кирәк. Аны кабатларга кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International