8 нче июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган график һәм төп чаралар планы нигезендә, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында, шулай ук әлеге категория транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча «Трактор-Тагылма» операциясе үткәреләчәк.
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары М.И. Захарова белән берлектә, «Миа-Строй» ҖЧҖ һәм «МеталлСтальКонструкция» ҖЧҖдә булдылар.