Зәй районы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә тикшерү узды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

14 июнь көнне район башлыгы Р.Г. Кәримов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агрокөч" АҖ, район ветеринария берләшмәләре һәм агрофирмалары белгечләре катнашында районның авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты. Чара кысаларында катнашучылар "Нива" ҖЧҖ, "Восток" АФ ҖЧҖ ("Игенче" бүлекчәсе), "Зәй "АФ" ҖЧҖ ("Кадер" бүлекчәсе), "Зәй шикәре "АФ" ҖЧҖ ("Сәвәләй" бүлекчәсе) люцерна кырларын карадылар, шулай ук "Нива" ҖЧҖ, "Зәй" һәм "Таң" произвоство комплексларының терлекчелек объектларында булдылар. Рейдның максаты-терлек азыгы әзерләү буенча механикалаштырылган отрядларның эше һәм терлекчелек өлкәсендәге эшләрнең торышы белән танышу иде. Беренче чабым - иң туклыклысы, шуңа күрә аграрийларның барлык чаралары һәм көчләре сыйфатлы азык әзерләүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә 2300 га азык җирләре чабылган, 13400 тонна сенаж әзерләнгән. Сезон вакытында бер баш терлеккә 38-40 центнер исәбеннән азык берәмлеге әзерләү бурычы тора. Район кырларында механикалаштырылган 4 отряд эшли, алар арасында 2 "Джон Дира" һәм 3 "Ягуар"отряды бар. Һәр комбайн ике механизатор белән комплектланган. Эш тәүлек әйләнәсе оештырылган, транспорт өстәмә бортлар белән тулыландырылган, тракторлар тәүлек әйләнәсе эшли. Район хуҗалыклары сыйфатлы азык әзерләү өчен һава торышының һәр уңай моментын кулланалар. Бер үк вакытта минераль ашламалар кертеп, шикәр чөгендерен эшкәртү эшләре дәвам итә, чәчүлекләрне чүп үләннәренән эшкәртү эшедә алып барыла. Терлекчелектә иң мөһим бурыч-савым сыерларының баш санын саклап калу, сыерларның сөтчелеген арттыру. Урыннарда агымдагы елның 5 аенда терлекчелек тармагындагы эшләргә анализ ясалды һәм киләсе атнага бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International