8 нче июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган график һәм төп чаралар планы нигезендә, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында, шулай ук әлеге категория транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча «Трактор-Тагылма» операциясе үткәреләчәк. Терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю вакытында механизаторларга үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк. Җаваплы вазыйфаи затларга үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар чыгару, шулай ук эксплуатация барышында контрольне тагын да көчәйтергә кирәк.