Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Җәббаров сөт эшкәртүче предприятиеләр белән тармакның үсеш перспективалары турында фикер алышты
2020 елның 3 июне, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт эшкәртү предприятиеләре белән сөт тармагының үсеш перспективалары турында фикер алышты. Чарада Татарстанның Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, Казан, Зеленодольск, Биектау, Алексеевск сөт эшкәртү комбинатлары, «Азбука сыра» ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, «Алабуга сөте» ААҖ, «Агросила Молоко» ҖЧҖ җитәкчеләре һ. б. катнашты. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда тәүлекккә 3,5 мең тоннадан артык сөт эшкәртелә. Шулай ук республикада сөт юнәлешендәге 30 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли, алар халыктан сөт җыю, сөт продукциясен эшкәртү һәм җитештерү белән шөгыльләнәләр. Кооперативларның тәүлеклек эшкәртү күләме 260 тоннадан 300 тоннага кадәр җитә. Татарстанда җитештерелә торган сөт күләме бөтен Россия буенча җитештерелә торган сөтнең 6 %ын тәшкил итә. Әйтергә кирәк, сөт терлекчелеге - Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм Министрлык тарафыннан республикада сөт җитештерүгә һәм аны сатуга ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләр күзәтелә. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сату күләмнәре буенча лидер. Марат Җәббаров тармакны алга таба үстерү стратегиясен булдыру зарурлыгы турында сөйләде һәм киңәшмәдә катнашучыларга технологик модернизацияләү, сөтне тирәнтен эшкәртү буенча тәкъдимнәр әзерләргә, күп сорала торган продукцияне һәм, продукцияне экспортлауны да кертеп, яңа базарларга чыгу перспективаларын анализларга кушты. “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы үз ягыннан бүгенге көндә продукцияне экспортлау мәсьәләләрендә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер", - дип, билгеләп үтте Марат Җәббаров. Исегезгә төшерәбез, экспорт мәсьәләләре буенча 8(843)221-75-93 телефоны буенча консультация алырга яки кызыксындырган сорауларны электрон почта адресына җибәрергә мөмкин: koklin.racin@tatar.ru.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз