Зәй районы республика конкурсында иң яхшыларның берсе дип танылды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Бу елның 1 апрелендәТатарстан Республикасында игълан ителгән торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәммаланды. Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетында әлеге икеайлыкка йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ел саен «Иң яхшы муниципаль берәмлек» конкурсы үткәрә, анда Зәй муниципаль районы актив катнашып килә. Йомгак ясаганда табигать саклау законнарын бозуны ачыклау һәм бетерү очраклары, шул исәптән рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын бетерү, экологик агарту һәм табигатне саклау чаралары саны һәм башка күрсәткечләр исәпкә алына.  Шунысы куанычлы, әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча Зәй муниципаль районы «Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район" номинациясендә лаеклы 3 нче урынны яулады. 1 нче урында Әлмәт, 2 нче урында Түбән Кама муниципаль районнары, - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. Бу чорда Зәй районы территориясендә бик күп чаралар үткәрелде. Районнан 8 320 куб. метр чүп чыгарылган, бу якынча 26 150 кв.метрны тәшкил итә. Кагыйдә бозучыларга беркетмә төзү буенча административ комиссия үз эшен дәвам итә. Бу чорда 39 беркетмә төзелгән. Авыл җирлекләре территорияләрен карап чыгуны төгәлләдек инде. Бүгенге көндә административ комиссия Зәй шәһәре территориясендә эшли. Икеайлык чорында район территориясендә 2500 дән артык агач һәм 600 куак утыртылды. Предприятиеләр, оешмалар, бюджет учреждениеләре актив катнашты. Болар – Зәй ГРЭСЫ, шикәр заводы, Технониколь, Аккорайд Уилз Руссия, Ветеринария берләшмәсе, Пенсия фонды, Теплосервис, Зәй водоканалы, хәрби комиссариат, НКсервис, безнең барлык идарәләр, Совет һәм Башкарма комитет, ИК, ТСЖ, политехник колледж, барысына да зур рәхмәт! - дип билгеләп үтте Илнар Хафизов. Мәктәпкәчә, мәктәп учреждениеләре үзләренә беркетелгән территорияләрдә тәртип урнаштырдылар. Икеайлык чорында муниципаль берәмлек сайтында Экологик агарту һәм табигать саклау чаралары темасына 75 хәбәр урнаштырылган иде. Балалар бакчаларында бик күп чаралар үткәрелде. Без барыбыз да яхшы аңлыйбыз: без балаларны кече яшьтән үк чисталыкка, тәртипкә өйрәтергә тиеш. Экологик икеайлык кысаларында районда «ЭкоЯз 2020» муниципаль конкурсы үткәрелде, аның йомгаклары буенча «Экобакча» – "Урман әкияте" балалар бакчасы,  «Экомәктәп» – 1нче мәктәп, «Экогаилә» – Кулеевлар гаиләсе, «Экопредприятие» – «Горзеленхоз»ҖЧҖ номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар. Хөрмәтле Зәй районы халкы! Икеайлык вакытында ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт! Безнең барыбызга да чисталык, тәртип, матурлык булган җирдә яшәү ошый. Әмма чисталык һәм төзекләндерү торышы күбесенчә үзебездән тора. Әйдәгез, безнең скверларга, паркларга, ишегалларына, подъездларга карыйк, анда чүп-чарны җыеп кына калмыйча, бөтен көчебез белән чисталык һәм тәртип сакларга омтылыйк. Зәй - ул безнең шәһәр -  икенче йортыбыз, ул безнең табигать, аның матур һәм чиста булуына даими омтылырга кирәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International