ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе
Бүген Икътисади Советның чираттагы утырышында «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСЫ эшчәнлегенең гыйнвар-апрель айларындагы төп нәтиҗәләре һәм 2020 елга перспектив үсеш планнары каралды. «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСы филиалы баш инженеры Юдин Андрей Сергеевич эшчәнлекнең төп юнәлешләре: электр энергиясе эшләп чыгару, егәрлек сату күләме, Зәй ГРЭСЫ буенча җылылык энергиясен җибәрү күләме турында сөйләде.
Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында яшьләр эшләре буенча идарә хезмәткәрләре ялгыз пенсионерлар һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен азык-төлек һәм медицина препаратлары китерүдә адреслы ярдәм күрсәттеләр, «Янәшәдә ярдәм» волонтерлык республика хәрәкәтендә катнаштылар, шулай ук медицина битлекләрен тегү буенча хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Район идарәләре, хокук саклау органнары һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен ике ай эчендә 300 битлек тектерелгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.

1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе
2 июньдә 14.00 сәгатьтә хакимият бинасында (66 кабинет, 3 кат) гражданнарны алимент мәсьәләләре буенча кабул итү булачак.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Зәйдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен онлайн чаралар оештырылды: рәсем конкурсы, дистанцион мастер – класслар, викториналар, бию һәм спорт флешмоблары.
2020 елның 29 маенда район аграрийлары терлек азыгы җыюга керештеләр. Бүгенге көндә районда сенаж салу буенча 4 звено эшли.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 2 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

30
май, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 31 маенда көндез һәм кич белән урыны белән көчле яңгыр, яшен, град, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр.
Казанда көндез һәм кич белән 2020 елның 31 маенда урыны белән көчле яңгыр, яшен, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International