ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
30 сентябрь көнне шәһәр территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна белән шәһәрнең тарихи урынында очраштылар.
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Октябрьнең беренче көне матур дата – Өлкәннәр көне белән истәлекле.

30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе
«Күкләрне яңгыратырга» дигән фәнни эш һәм «Тарихның тере тавышлары» проекты кысаларында музей хезмәткәрләре концлагерь тоткыны Винокурова Мария Трофимовна белән очраштылар.
Хөрмәтле зәйлеләр! 03.10.2020-04.10.2020 төнендә 22.00 сәгатьтән 08.00 сәгатькә кадәр «Мирный» тимер юл кичүендә резинокорд катламы алыштырылачак. Бу вакыт эчендә әлеге кичү транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылып торачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 30 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак.
29 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы «Созвездие-Йолдызлык» XX ачык яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты узды. Бәйрәм кичәсендә гран-при ияләре, фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары исемнәре игълан ителде, шулай ук мактаулы исемнәр, иң яхшы педагогларга Дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус стипендияләре тапшырылды.

29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Моисеева Анна Ивановна музейга килде. 1985 елда ул туган якны өйрәнү музеена нигез салуның чишмә башында торган, ә аның хезмәт кенәгәсендә «01.02.1990 - 01.12.1994 елларда техник - кассир, Зәй шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда караучы» дигән язу бар.
2020 елның 29 сентябрендә «Үсеш ноктасы» үзәкләрен Бөтенроссия ачу марафонына Зәй муниципаль районының Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе кушылды.
Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган "Актив пенсионер мәктәбе"нә йөрүче актив пенсионерлар, “Кабат мәктәпкә" проектын тормышка ашыру кысаларында Казанда булдылар.

28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Чираттагы дәрес барышында “Лин Вектор” компанияләр төркемен үстерү буенча директор Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне гамәлгә ашыруның гамәли кейслары һәм сакчыл җитештерү элементлары белән курс үткәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International