Зәй районында өченче «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе
2020 елның 29 сентябрендә «Үсеш ноктасы» үзәкләрен Бөтенроссия ачу марафонына Зәй муниципаль районының Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе кушылды. 2020 елда мәктәптә проект эшчәнлеге белән шөгыльләнү зоналары, шахмат уеннары, заманча технологияләр, тормыш эшчәнлеге нигезләре кабинетлары, компьютер классы булдырылды. Бу максатлар өчен «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында бер миллион ике йөз мең сум акча бүлеп бирелгән. 2019 елдан Зәй муниципаль районында Кадер һәм Сәвәләй авыл мәктәпләре базасында цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәге эшли. “Үсеш нокталары”нда укучылар яңа заманча компьютерларда, 3D-принтерларда эшлиләр, квадрокоптерлар белән идарә итәләр, үзләренең медиапродуктларын булдыралар. 2019 елдан бирле Россиянең 81 субъектында барлыгы 5000 шундый үзәк булдырылган. Аларда укучылар иң заманча җиһазларда «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрен өйрәнәләр, шулай ук төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Бүген онлайн-марафон кысаларында Кадер һәм Сәвәләй балалары үз уңышлары белән уртаклашты. «Үсеш ноктасы» үзәкләре укучыларына Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгать итте. «Без һәр бала, кайда гына яшәсә дә, сыйфатлы белем бирергә һәм талантларын үстерергә тырышабыз. Сезгә даими үсәргә, креатив йәи иҗади булырга, сәламәт көндәшлек белән ярышырга, яңалырны кабул итүгә ачык булуыгызны телим. Алга яңа ачышларга, - диде Сергей Кравцов. «Үсеш ноктасы» үзәге укучыларыбызның уңышлы киләчәгенә башлангыч нокта булсын иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International