Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре шәһәрнең тарихи урынында

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
30 сентябрь көнне шәһәр территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна белән шәһәрнең тарихи урынында очраштылар. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре алар өчен заманча төзекләндерелгән яр буе һәм музей-тыюлык зонасы буйлап җәяүле экскурсия уздырдылар. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган очрашуның соңгы аккорды Зәй музее күргәзмәләрен карау һәм түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International