12-15 ноябрьдә Зәй шәһәре спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XVII авыл Спартакиадасы кысаларында, авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды (2 зона). Ярышларда Алексеевск, Азнакай, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Спас, Тукай районнары командалары катнашты. Уеннар әйләнеш системасы буенча узды. 1 урынны Алексеевск, 2 урынны Минзәлә, 3 урынны Түбән Кама, 4 урынны Зәй районы командалары алды.