Үзәк китапханәдә “Укы студент” дип исемләнгән музыкаль күңел ачу чарасы оештырылды

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе
Халыкара студентлар көне алдыннан Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә “Укы студент” дип исемләнгән музыкаль күңел ачу чарасы оештырылды. Очрашуга Зәй политехник колледжының беренче курс студентлары чакырылды. Китапханәче аларга студентлар көненең килеп чыгышы турында сөйләде. Алга таба чара кызыклы бәйгеләр белән дәвам итте. Алар арасыннан “Актерлык осталыгы”, “Караоке”, “Стипендия” дип аталганнары егет-кызлар күңеленә аеруча хуш килде. Чара истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International