Район башлыгы шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә булды

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, мәгариф идарәсе башлыгы Печина Лилия Равил кызы, Зәй прокуроры Кәримов Ринат Рәис улы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Насыйбуллин Ринат Миннулла улы белән берлектә, санитар режимның үтәлешен һәм туклануны оештыруны тикшерү максатыннан, 6 нчы һәм 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбләрендә булдылар. Очрашу барышында мәктәпләрдә битлек режимын саклауга (укытучылар һәм техник персонал йөртә), термометрия узуга (журнал алып барыла) аеруча игътибар бирелде. Мәктәпләрдә берничә ишек булу, төрле сыйныф укучыларына бер-берсе белән очрашмау мөмкинлеге бирә. Мәктәпләргә кергәндә куллар өчен дезинфекция чаралары урнаштырылган. Укытучылар һәм укучылар арасында дистанция саклана. Һәр дәрестән соң тәнәфес вакытында кабинетлар җилләтелә (җилләтү графигы бар). Комиссия әгъзалары шулай ук ашханәләрдә булдылар, укучыларның анда керү тәртибен карадылар, балалар өчен әзерләнгән ризыктан авыз иттеләр. Район башлыгы шулай ук ашханәләрнең санитар-гигиена торышына, аларда кирәкле җиһазлар булуга һәм укучыларның санитария-гигиена кагыйдәләрен белү дәрәҗәсенә игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International