Зәйдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген Зәйдә район прокуроры Ринат Рәис улы Кәримов катнашында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Комиссия әгъзалары фикер алышуына Зәй - 2 яр буенда җимерелгән фонарьлар мәсьәләсе куелган иде. Утырышка әлеге фактка катнашы булырга мөмкин булган балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылды. Зәй шәһәре Башкарма комитетына бу гамәлләрдән 130 мең сумга якын зыян килгән. Балигъ булмаганнарның ата-аналарын административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе каралды. Бу хәл расланган очракта, аларга үз балалары кылган гамәлләр өчен җавап бирергә һәм килгән матди зыянны түләргә туры киләчәк. Белем бирү оешмалары җитәкчеләренә һәм ата-аналарга әйләнә-тирәлеккә һәм матди кыйммәтләргә сак караш булдыру һәм тәрбияләү буенча профилактик эшне көчәйтергә тәкъдим ителде, шулай ук кылынган хокук бозулар һәм җинаятьләр өчен җинаять һәм административ җаваплылык турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International