ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе
13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу дата Россия Федерациясе Югары Советы Президиумының 1991 елның 28 декабрендәге карары белән гамәлгә куелган һәм Петр Бөек Указы нигезендә, Россиянең беренче басма газетасы «Ведомости» басыла башлауга бәйле.

11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Хәмидуллин Шәфыйк Фатих улын 65 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

5-9 гыйнвар көннәрендә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 17-18 яшьлек (2003-2004 елгы) егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

9
гыйнвар, 2021 ел
шимбә
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашында, торак төзелеше буенча республика программаларын тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсендә катнашты.
2021 елның 4-7 гыйнварында Минск-Раубичи (Белоруссия)шәһәрендә Көнчыгыш Европа Кубогы(Континенталь кубок)узды. Тимашов Антон ярышлар программасының барлык төрләрендә дә җиңеп, көмеш призер булды.
8 гыйнвар көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында 2003-2004, 2005-2006, 2007-2008, 2009 елгы һәм кечерәк егетләр арасында көрәш буенча Раштуа турниры булып узды.

7
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе
6 гыйнвар көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта "Дөнья могҗизалар көткәндә" кышкы акциясе кысаларында, йөзү бүлегендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти - әниләре арасында «Күңелле стартлар» узды.
6 гыйнвар көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча Раштуа турниры узды.
Хөрмәтле зәйлеләр, православие динен тотучылар! Сезне чын күңелдән якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Раштуа бәйрәме күп гасырлар буена кешеләргә зур шатлык китерә, сүнмәс ышаныч яктылыгы бүләк итә, йөрәкләргә мәхәббәт иңдерә һәм изгелеккә чакыра. Ул шәфкатьлелеккә өнди, киләчәккә ышанычны ныгыта.

4
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче номерлы районара инспекциясе Россия Федераль салым хезмәтенең дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә алу мөмкинлеге турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International