17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

5-9 гыйнвар көннәрендә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 17-18 яшьлек (2003-2004 елгы) егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 17 районыннан 150 спортчы катнашты. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Россия чаңгы узышлары федерациясе Вице-президенты, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Фәрдиев Илшат Шәех улы, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җыелма командасы баш тренеры Галиев Эдуард Шәйхнур улы, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы директоры - Огурцов Сергей Владимирович, «Ялта-Зәй» үзәге директоры - Огурцова Белла Ивановна, «Агросила» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары - Трошин Антон Александрович катнашты. 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында (2003-2004 елгы) чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче ярыш көне нәтиҗәләре буенча: егетләр арасында 15 км ирекле стиль белән 1 урынны Абдуллин Дамир (Казан), 2 урынны Сөнгатуллин Әмир (Балтач), 3 урынны Заһидуллин Рашат (Казан); кызлар арасында 10 км ирекле стиль белән 1 урынны Федюшина Диана (Казан), 2 урынны Гәбделбәрова Диана (Казан), 3 урынны Хәбирова Сабина (Саба районы) алды. Чаңгыда узышу буенча ТР беренчелегенең икенче ярыш көне нәтиҗәләре буенча классик стиль белән спринтта иң көчлеләр дип түбәндәгеләр танылды: егетләр арасында 1 урын Талалаев Кирилл (Түбән Кама), 2 урын Зарипов Альберт (Түбән Кама), 3 урын Карымов Илья (Яр Чаллы); кызлар арасында Хәбирова Сабина (Саба районы), 2 урын Гатина Миләүшә (Сарман районы), 3 урын Гәбделбәрова Диана (Казан шәһәре). Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спорт мәктәбе спортчысы, Зәй политехника көллияте студенты Вяткин Иван, ике дисциплинада (15 км ирекле стиль һәм спринт классик стиль) 4 урынны яулады. (Спортчының тренеры Рычков Алексей Владимирович). 9 январьнең соңгы ярыш көнендә егетләр арасында классик стиль белән 10 км дистанциягә йөзү буенча беренче урынны Сөнгатуллин Әмир (Балтач районы), 2 урынны Заһидуллин Рашат ( Казан), 3 урынны Карымов Илья (Яр Чаллы), 5 урынны Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп укучысы Вәлиуллин Линар алды. Кызлар арасында классик стиль белән 5 км дистанциягә йөзү буенча 1 урынны Федюшина Диана (Казан), Гәбдулбарова Диана (Казан), 3 урынны Гатина Миләүшә (Сарман районы) яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International