8 гыйнвар көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында 2003-2004, 2005-2006, 2007-2008, 2009 елгы һәм кечерәк егетләр арасында көрәш буенча Раштуа турниры булып узды. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 2009 елгы һәм кечерәк категорияләрдә 24 кг авырлык категориясендә 1 урын-Ибраһимов Фаил (Түбән Биш), 2 урын - Насыйров Азамат (Югары Мәлем); 27 кг авырлык категориясендә 1 урын - Муллаяров Вилдан (Югары Мәлем), 2 урын-Сәфиуллин Батыр (Поручик); 30 кг авырлык категориясендә 1 урын-Шабалин Роман (Поручик), 2 урын-Биктаһиров Алмаз (Түбән Биш), 3 урын-Масленкин Александр (Түбән Биш) булды.