Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашында, торак төзелеше буенча республика программаларын тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсендә катнашты. Көн тәртибенә Татарстан Республикасында эпидемиологик хәл һәм яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турындагы мәсьәлә дә кертелгән иде. Видеоконференция тәмамланганнан соң Разиф Галиевич предприятие һәм оешма җитәкчеләре, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында эчке киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендәге мәсьәләләр җирле дәрәҗәдә каралды, Яңа ел каникулларыннан соң киләсе, беренче эш атнасына бурычлар билгеләнде. Төп игътибар районда коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләсенә бирелде. Зәй РҮХнең баш табибы мәгълүматларына караганда, пандемия башланганнан бирле районда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 43 очрагы теркәлгән. Бүген стационар шартларында 143 кеше дәвалана, шуларның 52се-хастаханәдән тыш пневмония белән, 3се - Covid диагнозы белән. Районда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Район үзәк хастаханәсенә Гам-Ковид Вак Спутник V вакцинасының 100 дозасы кайтты, 65 кеше вакциналаштырылган инде. Вакцинацияләүнең икенче этабы 13 гыйнварда башлана. Район башлыгы җитәкчеләр алдына Роспотребнадзор тарафыннан каралган барлык тәкъдимнәрне, таләпләрне һәм чараларны тайпылышсыз үтәү, шулай ук вакцинация буенча эшне активлаштыру бурычы куелды.