Зәйдә район башлыгы җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу дата Россия Федерациясе Югары Советы Президиумының 1991 елның 28 декабрендәге карары белән гамәлгә куелган һәм Петр Бөек Указы нигезендә, Россиянең беренче басма газетасы «Ведомости» басыла башлауга бәйле. Зәйдә Россия матбугаты көне алдыннан район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов җирле массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Разиф Галиевич журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга иҗади уңышлар теләде. Ул шулай ук җирле массакуләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен муниципаль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, шул исәптән шәһәрне һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча киләсе елга эш планнары белән таныштырды. «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» җитәкчесе Гөлнара Феофанова, үз чиратында, 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга бурычлар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Шулай ук ул Разиф Галиевич аша район җитәкчелегенә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм хакимият арасындагы тату хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә филиал бинасын төзекләндерүдә ярдәм булырына ышаныч белдерде. Район газеталарының баш мөхәррирләре Роза Илалтдинова һәм Энҗе Әгъләмова район башлыгына 2021 елның беренче яртыеллыгында язылу кампаниясе  турында мәгълүмат бирделәр. Очрашу барышында сүз массакүләм мәгълүмат чараларының хәзерге җәмгыятьтәге роле, социаль челтәрләр, дәүләт һәм муниципаль идарәнең яңа инструменты буларак, җирле үзидарә органнары эшен иң яхшы яктырту буенча журналистлар конкурсын гамәлгә кую турында да барды. Очрашу ахырында Разиф Галиевич «Зәй-информ» филиалына Рәхмәт хаты тапшырды. «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» коллективына, намуслы һәм фидакарь хезмәтләре, район халкын оператив һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итүләре, актив гражданлык позициясе һәм Татарстан Республикасы журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш кертүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Барлык матбугат хезмәткәрләренә матур иҗади эшләр телим, эшегездә иминлек һәм тотрыклылык һәрвакыт юлдаш булсын, укучыларыгыз өчен һәрвакыт кызыклы булып калыгыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим!» - диелә  җирле журналистларга адресланган хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International