ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе
2021 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне үткәрелү сәбәпле, «TacklingPlasticPollution» - «Планетаның пластик пычрану проблемасын хәл итү» девизы астында Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы белгечләре тарафыннан 2021 елның 9 мартыннан 19 мартына кадәр кулланучылар өчен товарлар сату, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырылды.
Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 18 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Зәй территориаль бүлеге, Бөтенроссия акциясе кысаларында, эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр.

19 мартта 6нчы мәктәптә 17.30 сәгатьтә Яшьләр паркын төзекләндерү проекты буенча фикер алышу булачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 15-28 март көннәрендә Татарстан Республикасында компьютер һәм финанс грамоталылыгын өйрәнү максатларында, муниципаль берәмлекләрдә халыкка социологик сораштырулар уздыру турында министрлыкның рәсми сайтында, «Эшчәнлек» бүлегендә хәбәр итә.
1 марттан 14 мартка кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында (Казан) «Скрипкачы һәм виолончельләрдә артистлык формалаштыру» - дип аталган белем бирү программасы узды.
14 һәм 15 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 2003-2004 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы булып узды.

15
март, 2021 ел
дүшәмбе
Агымдагы елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдында конкурентлыкка сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җиткерде.
10нчы март көнне Казан шәһәрендә мәктәп укучылары арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» исемле Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының төбәк туры узды. Олимпиадада барлыгы 46 команда катнашты. Зәйнең «Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге – укучыларның кече фәннәр академиясе» командасы шул чарада көч сынашып, призлы урынга чыкты.
Зәй муниципаль районында балигъ булмаганнар белән эшләү буенча традицион формаларның берсе-шәһәрнең үзәк өлешеннән ерак урнашкан гомуми белем бирү учреждениеләре базасында ведомствоара утырышлар үткәрү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International