ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе
“Теремкәй” балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Шул сәбәпле тәрбияче Г.Р. Васильева җитәкчелегендә уртанчылар төркеме балалары тәрәзә төбендә суган үстерделәр.
Экологик икеайлык кысаларында мәктәп укучылары һәм персоналы белән мәктәп һәм аның янәшәсендәге территориянең торышын яхшырту буенча зур эш башкарылды.
20 апрельдә район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм зооветеринария белгечләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты.
19 апрельдә спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында "Барс" спорт мәктәбенең волейбол буенча беренчелеге ярымфинал һәм финал уеннары булып узды.

19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе
19 нчы апрель көнне Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Яшьләрнең иминлеге турында кайгырту - Яшьләр эшләре идарәсе өстенлекләренең берсе. Шушы көннәрдә "Дуслык" яшьләр үзәгендә яшьләр берләшмәләре җыелышы булды.

"Энҗе" балалар бакчасында "Могҗиза янәшәдә"дигән экологик тәрбия проекты тормышка ашырыла.

М.Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта гомуми белем мәктәбендә Язгы гомуммәктәп өмәсе узды, анда 1-11 сыйныф укучылары, шул исәптән сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм мәктәп персоналы катнашты. Өмәне үткәрү өчен территорияне генераль җыештыру буенча чаралар планы төзелде, ә һәр класска җаваплы укытучылар күрсәтелгән участок беркетелде.

16 апрельдә хакимиятнең зур залында умарталар өчен куркынычсыз пестицидлар белән эшкәртүне оештыру буенча киңәшмә узды.

17-18 апрельдә Кама Аланында 2011-2012 елгы малайлар командалары арасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган хоккей буенча район беренчелеге узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International