Тәрәзә төбендә витамин түтәле

2021 елның 20 апреле, сишәмбе
“Теремкәй” балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Шул сәбәпле тәрбияче Г.Р. Васильева җитәкчелегендә уртанчылар төркеме балалары тәрәзә төбендә суган үстерделәр. Табиблар да мөмкин кадәр кубрәк яшелчәләр ашарга киңәш итәләр. Балалар суган турында төшенчә белән җентекләп таныштылар, белемнәрен ныгыттылар, аны авыз иттеләр. Шулай ук ничек утырту, үстерү, тәрбияләү кебек экологик белемнәрдә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International