М.Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта гомуми белем мәктәбендә язгы гомуммәктәп өмәсе узды, анда 1-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәктәп персоналы катнашты. Өмәне үткәрү өчен территорияне җыештыру буенча чаралар планы төзелде һәм һәр класска җаваплы укытучылар күрсәтелгән участок беркетелде. Барлык кирәк-яракны алып, укучылар укытучылар белән бергәләп эшкә чыктылар. Барысы да мәктәп территориясен бик теләп тәртипкә китерделәр: чүп-чарны җыйдылар, түтәлләрне чистарттылар, үз участокларын себерделәр. Бер-ике сәгать эчендә уртак көч белән мәктәп территориясе күзгә күренеп үзгәрде. Мондый эшләр балаларга һәрвакыт уңай йогынты ясый, гади хезмәт күнекмәләренә, тәртипкә өйрәтә. Мәктәп территориясен җыештыру – ул территорияне төзекләндерү һәм чистарту гына түгел, укучыларны бердәмлеккә өйрәту мөмкинлеге дә булып тора.