Мәктәп яны участогында укучылар чөгендер, кишер орлыклары чәчәләр. Даими рәвештә тутәлләрне карыйлар: утыйлар, яшелчәләргә су сибәләр, туфракны йомшарталар, территория биләмәләрен чистарталар.
Санитар-экологик айлык кысаларында өлкән төркем балалары тәрбиячеләре белән берлектә йөрү юлларында чәчәкләр утырттылар.
3 майда Яр Чаллы шәһәрендә 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге («Энергия» транспорт компаниясе призларына) узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе шәкертләре түбәндәге урыннарны яуладылар: 1 урын - Хуҗина Ләйсән, 3 урын - Хөснуллина Алинә. (Тренеры Салихов Р. Р.)
Чираттагы уку елы ахырына якынлашты. Бүген 22 майда соңгы тапкыр Зәй муниципаль районы мәктәпләренең 162 -11 нче сыйныф чыгарылыш укучылары һәм 424 - 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучылары өчен мәктәп кыңгыравы яңгырады.