Зәйдә 2021- су коену сезоны ачылды

2021 елның 21 мае, җомга

20 май көнне 18: 00 сәгатьтә Зәй-2 дә су коену сезонын ачу тантанасы узды. Бу безнең барыбыз өчен дә күптән көтелгән вакыйга. Җәйге каникул вакытында пляжда ак ком белән уйнарга уйлаган балалар, эссе хезмәт көненнән соң салкынча суда коенырга, спорт мәйданчыгында уйнарга, яр буенда матур урыннарны карап йөрергә уйлаган өлкәннәр өчен дә мөмкинлекләр куп булачак. Бүгенге тантаналы чара программасына кергән судагы шоу искиткеч чыгыш булды. Чара ахырында яшьләр үзәге активистлары да чыгыш ясады. Зәйлеләр кечкенә генә җылы яңгыр астында күңелле флешмоб үткәрделәр. Зәйнең яр буе шәһәр халкы һәм кунакларның рәхәтләнеп ял итә торган урынына әйләнде.Биредә сусаклагыч буенда масштаблы эшләр 3 ел буена дәвам итте. Төзелеш 2018 елда, шәһәрнең тарихи үзәген төзекләндерү проекты кысаларында башланды, аның концепциясен ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман командасыннан «Архитектура десанты» бюросы белгечләре тәкъдим итте. Эшнең икенче этабына финанс чаралары республика бюджетыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бүлеп бирелде. Моннан тыш, Зәй Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсы финалисты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International