22 майда «Энергетик» мәдәният йортының «Злато» вокаль ансамбле Татарстан Республикасының Лаеш районы Никольское авылында узган XXIX рус халык бәйрәме «Каравон» да катнашты. Бу фольлор бәйрәме менә инде күп еллар дәвамында халык мәдәниятенең тарихи традицияләре нигезендә рухи кыйммәтләрне һәм милли үзаңны торгызу өчен уникаль мәйданчык булып тора. Бу көнне дә Никольский җирендә көне буе халык җырлары һәм такмаклары яңгырады, бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар рус халык җырлары астында әйлән-бәйлән уйнадылар һәм биеделәр. Күп санлы бәйрәм мәйданчыклары, уен, мастер һәм сәүдә рәтләре бөтен Рәсәйдән килгән кунаклар белән тулган иде. Анда илнең 20 төбәгеннән 168 коллектив, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та катнашты. Ул үзенең котлау чыгышында «Каравон» ны бик матур бәйрәм дип атады. "Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында мондый чаралар безне тагын да якынайта. Барлык милләтләргә, барыбызга да тарихыбызга, гореф - гадәтләребезгә сакчыл карарга кирәк!», - диде ТР Президенты үзенең котлау чыгышында. Татарстанның иң яхшы 9 Халык коллективы дәүләт бүләкләре һәм акчалата сертификатларга лаек булды. Татарстан Республикасы Президенты "Злато" вокаль ансамбле җитәкчесе Светлана Леонидовнага 350000 сумлык сертификат тапшырды, коллективка зур җиңүләр һәм алга таба да иҗади үсеш теләде. Президент катнашындагы тантаналы өлеш үзара тотынган әйлән-бәйлән белән тәмамланды, кунаклар «Каравон» адымы белән атлады, ә бәйрәм үзәк мәйданда кичкә кадәр дәвам итте.