Түбән Биш мәктәбендә санитар-экологик икеайлык буенча эш алып барыла

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Түбән Биш мәктәбендә санитар-экологик икеайлык буенча эш алып барыла. Балалар әлеге эшнең хәрәкәтенә бик теләп кушылдылар. Укучылар теплицага күчереп утыртылган үсентеләргә су сибәләр, чүп үләннәрен җыештыралар. Берьеллык чәчәкләр утырталар. Шулай ук мәктәп тирәсендәге территорияләрне дә оешкан төстә җыештыралар. Ә бакчада яшелчә культуралары һәм чәчәкләр утырту өчен туфрак һәм урын әзерлиләр. 17 май көнне мәктәпнең 10 сыйныфы укучылары авыл җирлеге хакимияте белән берлектә "Чиста яр" акциясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International