Санитар-экологик айлык кысаларында өлкән төркемдә балалар тәрбияче белән берлектә йөрү юлларында чәчәкләр утырттылар. Балалар үсемлекләрнең тормышы, аларга су һәм кояшлы кирәклеге турында белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук алар нарцисс чәчәге турында риваять белән таныштылар һәм кемне шундый исем белән атауларын белделәр. Мондый чаралар балаларда үсемлекләргә карата кызыксыну һәм мәхәббәт, чәчәкләрнең матурлыгын күреп, аларга соклану уята.