Зәй районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырай шалтырады

2021 елның 22 мае, шимбә

Чираттагы уку елы ахырына якынлашты. Бүген 22 майда соңгы тапкыр Зәй муниципаль районы мәктәпләренең 162 -11 нче сыйныф чыгарылыш укучылары һәм 424 - 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучылары өчен мәктәп кыңгыравы яңгырады. Мәктәптә укучылар барлык кирәкле белемнәрен алдылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, үз карашларын һәм фикерләрен якларга, Ватанны яратырга һәм сакларга өйрәнделәр. Бу исә чыгарылыш сыйныф укучыларына барлык тормыш сынауларын үтәргә ярдәм итәчәк. 3 нче мәктәптә узган тантаналы линейкада район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады, имтиханнарны лаеклы рәвештә тапшыруларын, үз-үзләренә ышануларын, куелган максатларына кыю атлауларын һәм ирешелгәннәрдә беркайчан да туктап калмауларын теләде, укытучыларга югары һөнәри осталыклары, балаларны тәрбияләүдә катнашулары, көндәлек хезмәтләре, тырышлыклары һәм шәхесне үстерү өчен уңай шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен оештырылган тантаналы чараларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Равил кызы Печина, районның җитәкчелек составы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Бәйрәм кунаклары чыгарылыш сыйныф укучыларына үз потенциалларын тулысынча тормышка ашыруларын, талантларын туган республикабыз һәм илебез  файдасына куллануларын һәм  тормышта зур үрләр яулауларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International