ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген шәһәрдә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, подрядчы оешма вәкилләре катнашында 2021 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыктылар.

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанда бәйрәм чаралары уза. 20 муниципаль район вәкилләре циркка бәйрәм тамашасына чакырылды.
Зәй шәһәре яр буенда Халыкара балаларны яклау көнендә "Балачак шәһәре" мәктәп яны лагере балалары өчен "Зур планетада нәни балалар" исемле конкурс – уен программасы узды.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның Зәй районындагы филиалы бүлеге Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2021 елның 31 маеннан 11 июненә кадәр «Балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы» темасына «Кайнар линия» оештырачак.

31
май, 2021 ел
дүшәмбе
30 майда Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2006-2007 елгы егетләр арасында 2021 елгы футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары узды.

28-29 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә "Профит" компанияләр төркеме җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призларына грек-рим көрәше һәм көрәш буенча муниципальара турнир узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче( тренеры Минһаҗев Айрат Рәшит улы) Ибраһимов Җәмил 55 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады.


30
май, 2021 ел
якшәмбе
30 май көнне Зәй муниципаль районы халкы 13 хисап участогында «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү форматында катнаша.

28
май, 2021 ел
җомга
28 майда шәһәр мәдәният йортында Хокук бозуларны профилактикалау планы кысаларында клуб формированиеләрендә катнашучылар өчен Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган «Уйланырга сәбәп бар» дигән мәгълүмат сәгате узды.
iВолга - 2013 елдан Самара өлкәсендә Мастрюков күлләрендә үткәрелүче яшьләр белем бирү форумы (лагерь). Форумны оештыручылар булып Самара өлкәсе Губернаторы Администрациясе һәм Самара өлкәсе Хөкүмәте тора. Ул Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә оештырыла.
2021 елның 31 маеннан 4 июненә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган онлайн-форматта ата – аналарны кабул итү атнасы үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International