Зәйдә Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган "Уйланырга сәбәп бар" дигән мәгълүмат сәгате узды

2021 елның 28 мае, җомга

28 майда шәһәр мәдәният йортында Хокук бозуларны профилактикалау планы кысаларында клуб формированиеләрендә катнашучылар өчен Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган «Уйланырга сәбәп бар» дигән мәгълүмат сәгате узды. Максаты: тәмәке тартуга тискәре караш формалаштыру, тәмәке тартуның кеше сәламәтлеге өчен зыянын аңларга ярдәм итү, тәмәке тартуның зыяны турында үсмерләрнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру. Чараны оештыручылар балаларга һәм яшүсмерләргә тәмәке тартучыларның һәм алар янәшәсендә булган кешеләрнең сәламәтлегенә нинди зыян килүе турында сөйләделәр, тәмәке төтене, аның экологиягә һәм тулаем кешелек дөньясына тискәре йогынтысы турында искәрттеләр. Тәмәке тарту-ул ел саен 8 миллион кешенең гомерен өзә. Актив һәм пассив тәмәке тартуның, миокард инфаркты, инсульт һәм үпкәдәге яман шешне дә кертеп, җитди йөрәк - кан тамырлары һәм үпкә авырулары китереп чыгаруын белергә кирәк. Тәмәке тартудан баш тарту сәламәтлекне яхшыртырга, тормышны саклап калырга һәм акчаны янга калдырырга ярдәм итә. Чара азагында балаларның фикерләрен тыңладылар, яшүсмерләргә киңәшләр бирделәр, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуның тыелуы турында искәрттеләр. Бөтендөнья тәмәкесез көнен билгеләп үтү, тагын бер мәртәбә тәмәке тартуның куркыныч һәм зыян китерүен халыкка җиткерерүгә нигезләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International