Бүген шәһәрдә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, подрядчы оешма вәкилләре катнашында 2021 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыктылар. "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйдан, Җиңү бульвары-II, балалар музыка мәктәбе, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 4 нче микрорайонда төзелеп килүче 24 фатирлы йорт, шулай ук асфальт буенча әзерлек эшләре башланган ишегаллары, яктырту баганаларын монтажлау эшләре өлешчә башкарылган. Быел «Безнең ишегалды» программасына шәһәрнең төрле микрорайоннарындагы 35 ишегалды кергән, аларның 8 ендә эшләр бара инде. Чарада шулай ук җаваплы хезмәт вәкилләре дә катнашты. Район башлыгы подрядчыларның эш вакытын һәм сыйфатын үтәүгә аерым игътибар юнәлтте, җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.