Зәй гаиләләре Казан циркында бәйрәм чарасында

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанда бәйрәм чаралары уза. 20 муниципаль район вәкилләре циркка бәйрәм тамашасына чакырылды. Казан дәүләт циркы кунаклары арасында Зәйнең күп балалы гаиләләре дә бар иде: алар  3 әр бала тәрбияләүче Кәримовлар һәм Меркурьевлар гаиләләре.  «Ел хәйриячесе» республика акциясе кысаларында аларга бүләк сертификатлары тапшырылды. Делегацияне Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина озата бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International