30 май көнне Зәй муниципаль районы халкы 13 хисап участогында «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү форматында катнаша. Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч тавыш бирүдә катнашты. 2021 елның 24 маеннан 30 маена кадәр зәйлеләрнең электрон тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге булды. Тавыш бирү рейтинглы булып тора, сайлаучы бер кандидат өчен дә, берничә кандидат өчен дә, бюллетеньгә кертелгән кандидатларның максималь санына кадәр дә тавыш бирә ала. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга кандидатлар билгеләнәчәк. Участокларда тавыш бирү Роспотребнадзор рекомендацияләре нигезендә оештырылган.