Зәйдә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган конкурс – уен программасы узды

2021 елның 1 июне, сишәмбе
Зәй шәһәре яр буенда Халыкара балаларны яклау көнендә "Балачак шәһәре" мәктәп яны лагере балалары өчен "Зур планетада нәни балалар" исемле конкурс – уен программасы узды. Музей хезмәткәрләре һәм «Ритм» яшьләр үзәге белгечләре төрле мәйданчыкларда балалар өчен конкурслар әзерләделәр, төрле уеннар үткәрделәр. Гадәти булмаган гимнастик трюкларны татып карарга, аркан аша сикерергә яки аның астыннан узарга, җитезлек галәмәтләрен күрсәтеп, ак комда йөрергә яки пляж волейболында уйнарга мөмкин булды. Гомумән алганда, бәйрәм балаларга яхшы кәеф өстәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International