ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2021 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисованың Зәй шәһәрендә гражданнарны күчмә кабул итүе булды.
8 сентябрьдә Казанда «Россия – спорт державасы» IX халыкара спорт форумы старт алды
Бүген Бохарай авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин катнашында халык җыены узды.

9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Зәй "Шатлык" социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен экскурсия үтте. Башта кунакларга китапханәнең барлыкка килү тарихы, быел аның оешуына 125 ел тулу турында сөйләделәр.
Бүген «Дуслык» яшьләр үзәгендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында «Татнефтедор» ҖЧҖ Зәй УАД хезмәт коллективы җыелышы узды. Коллектив алдында ясаган чыгышында Разиф Галиевич 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен һәм калган чорга перспектив юнәлешләрне билгеләде.

8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе
Бүген Чыбыклы авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында халык җыены узды, ул халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары белән таныштырды.
8 сентябрьдә «Бергәләп – балалар хакына!» XII Бөтенроссия Форумы кысаларында, «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү комплексы үзәге директоры Людмила Симонова «Физик мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр белән эшләүдә социаль инновацияләр» темасы буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашты.
Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 9 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы бүлеге (Зәй шәһәре, Комсомольская ур., 50 йорт) эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
10 сентябрьдә Татарстанда 9: 00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр укучыларның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак.
4-11 сентябрьдә Казан шәһәрендә БДБ илләренең I уеннары уза. Уеннар 16 спорт төре буенча үткәрелә, 182 комплект медаль уйнатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International